12 февраль көнне «Россия чаңгы юллары-2022» 40 нчы юбилей массакүләм чаңгыда узышу ярышы үтте

2022 елның 13 феврале, якшәмбе

12 февральдә «Россия чаңгы юллары – 2022» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. «Россия чаңгы юллары» ярышы 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә. Традицион кышкы спорт чарасы ел саен профессиональ спортчыларны да, һәвәскәрләрне дә җыя. Аксубай муниципаль районында Бөтенроссия чаңгы ярышында 1500 гә якын кеше катнашты. Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә сәламәтлек бәйрәменнән читтә калмады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International