«Россия чаңгы юллары» - профессионаллар өчен дә, чаңгы спортын яратучылар өчен дә бәйрәм чарасы. Елдан-ел ул үзенең географиясен киңәйтә, актив ял һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны, төрле яшьтәге, һөнәр һәм мавыгуларны үз байраклары астына җәлеп итә. Социаль хезмәт алучылар һәм Федоровское интернат-йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады, чын чаңгы ярышлары оештырдылар. Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары вакытында бәйрәм вакыйгасы аеруча мөһим. Спортчыларыбызга көч биреп торыйк!!!