14 февраль көнне Аксубай үзәк китапханәсендә «Мин яратам...» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Бу уникаль чара Аксубай яшьләрен берләштерде. Яраткан һәм танылган җырлар җырладылар, гитарада уйнадылар, яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар, уеннар уйнадылар, әдәби һәм кызыклы темаларга аралаштылар - 14 февраль көнне Үзәк китапханәдә шундый җылы дустанә атмосфера хөкем сөрде. Катнашучылар өчен бергә үткәрелгән вакыт бер генә мизгел кебек узды.