Геология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призерлары

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 14-16 февралендә «Дуслык» балалар белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә геология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Геология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призерлары: Иске Мукшы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Проглядо Артур, укытучысы Иванова М. Н., 3 нче Аксубай урта мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары Куклин Дмитрий һәм Минхәиров Айрат, укытучысы Е.И.Пензенцева.

 Минхәиров Айрат геология буенча олимпиада призеры булды. Укучыларны һәм аларның педагогларын котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International