Бу суммага, сәүдә урыныннан тыш, кирәкле технологик җайланмалар бирү, шулай ук бушлай ветеринария контроле дә керә.
Әлеге акциянең максаты - үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү, аграрчылар продукциясен сату базарын киңәйтү һәм сатып алучылар өчен комплекста натураль продукция ассортиментын арттыру.
Акция турында тулырак мәгълүматны +7 (843) 237-64-34 телефоны аша белешергә мөмкин.
Чыганак: https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2057853.htm