Табиблар дөрес туклануның файдасы турында сөйләделәр.

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе
Яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атналыгы кысаларында Аксубай РҮХ хезмәткәрләре «Нежность»халыкка социаль хезмәтләр алучылар өчен чаралар уздырганнар. Лекциядә профилактика Кабинетының шәфкать туташы Исмәгыйлова Люция Гариф кызы чыгыш ясады. Сәламәт туклану - сәламәтлекне профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы һәм ул дөрес һәм баланслы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Лекция кысаларында сәламәт туклануның төп принциплары бәян ителде: - хайваннар ризыкларыннан үсемлек ризыкларына күчү; - баланслы диета - шикәр һәм тоз куллануны чикләү; - консервантлар булган продуктлардан баш тарту. - көнгә ким дигәндә өч тапкыр тулы туклану. Әңгәмә барышында Люция Гариф кызы яшелчә, җиләк-җимеш  файдасы турында җентекләп сөйләде. Чарада катнашучыларның барысына да сәламәт яшәү рәвеше һәм дөрес туклану мөһимлеге турында белешмәлекләр таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International