Күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы.

2023 елның 13 марты, дүшәмбе
Быел Аксубайда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 5 Күп катлы йорт керде.    Мазилин урамындагы 13,14,19 йортларның фасадларын, Мазилин урамындагы 20 йортның түбәсен һәм Октябрь урамындагы 25 йортның подвалын ремонтлыйлар . Аксубайда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елда «торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында»гы Федераль закон кысаларында старт алды. Күп катлы йортларны республика һәм җирле бюджет, шулай ук фатир хуҗалары хисабына ремонтлыйлар – бу квартал өчен квитанцияләрдә аерым графа.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International