Хәрби-Диңгез Флоты көне.

2023 елның 1 августы, сишәмбе
Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Хәрби-Диңгез Флоты көне билгеләп үтелә. Бу кыюһәм намуслылар бәйрәме! Бу көнне без аеруча горурлык белән флот кардәшлеге традицияләрен саклаучы Россия хәрби диңгезчеләренең казанышлары турында сөйлибез. Бу вакыйга алдыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында балалар өчен «Хәрби-Диңгез Флоты Көне»тематик күңел ачу узды. Чара барышында тәрбияләнүчеләр рус флотының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, диңгез һөнәрләре турында белделәр, тарихи символ – Андреев флагы һәм хәрби тематикага танып белү китапларын карадылар. Шулай ук педагоглар балаларны рында, палуба, штурвал, якорь кебек төшенчәләр белән таныштырдылар, теләүчеләрне аркан тартуда катнашырга чакырдылар. Мондый чараларда балаларда патриотизм хисе, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә: армиябезгә хөрмәт хисе, Ватанга мәхәббәт хисе; һәм көн дәвамында яхшы кәеф барлыкка килә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International