Хәерле юл!

2023 елның 1 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге беренче сыйныф укучыларыбыз Сусликова Даша һәм Косарева Регинаны Белем көне белән котлый!!!   Кадерле беренче сыйныф укучылары, Белем көне сезнең өчен якты һәм шатлыклы бәйрәм булсын. Сезгә шатлыклы һәм күңелле мәктәп тормышы, яхшы билгеләр, белемгә омтылыш һәм яңа ачышлар телибез. Беренче уку елыгыз уңышлы, якты һәм кызыклы булсын. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Аксубай районы хәйриячеләреннән булачак беренче сыйныф укучылары портфельләр һәм канцелярия товарлары җыелмалары алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International