2023 елның 1 сентябрендә Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Яңа Аксубай авыл җирлегенә Федоровка интернат-йортына кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу өчен күчмә эш көне үткәрде. Чара авыл җирлеге башлыгы белән берлектә үткәрелде.
Вакансияләрнең 99% ы ябылган. 1 шәфкать туташы вакансиясе калды.
Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча 84344 2-74-61, 84344 4-20-18 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә