"Фермер мәктәбе" проекты.

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россельхозбанк» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә «Фермер мәктәбе»проектының сигезенче дулкынын башлап җибәрә. Уку агымдагы елның 22 сентябреннән 40 потенциаль тыңлаучы өчен башланачак. Проект тулысынча банк тарафыннан финанслана. 2 айлык (150 сәгать теория һәм 100 сәгать практика) укытуны «авыл агротуризмы», «үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе»белгечлекләре буенча үткәрү планлаштырыла. Тыңлаучыларны сайлап алу агымдагы елның 21 августыннан 9 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки эшләп килүче фермерлар да катнаша алачак Конкурста катнашу өчен тыңлаучыларга 2023 елның 09 сентябренә кадәр сылтама буенча гариза калдырырга кирәк https://svoefermerstvo.ru/farmers-way/school һәм документларны электрон почтага җибәрергә sh.fermer_rt@mail.ru «авыл агротуризмы», «үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе " юнәлешләре буенча
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International