Бүген Аксубай районына эш визиты белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килде.

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе
Бүген Аксубай районына эш визиты белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов килде. Эш сәфәре «Иске Мокшино авылының гөмбә цехы»агросәнәгать паркында булудан башланды. Аннары Алмаз Яфизов Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының 3 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Соңрак Аксубай районы Советында федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов гражданнарны, бизнес вәкилләрен һәм җирле үзидарә органнарын кабул итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International