Яшьләр үзәгендә «Экстремизмга –ЮК! " айлыгы кысаларында Яшьләр очрашуы узды.

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе
«Экстремизмга –ЮК! " айлыгы кысаларында яшьләр үзәгендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе активистлары, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Йосыф Рафиков район прокуроры урынбасары Горожанкина Лариса һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова белән очрашты. Сөйләшүнең темасы Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау иде. Катнашучылар әлеге тема буенча кызыклы сораулар бирделәр, чара кунакларыннан җаваплар алдылар, очрашу җылы дуслык атмосферасында узды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International