«Игътибарлы бул!»

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе
Мошенниклык эшләрен кисәтү максатыннан банк хезмәткәрләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе , социаль-реабилитация бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучылар белән очрашу үткәрделәр. Хезмәткәрләр милеккә каршы җинаятьләрнең төп төрләре һәм ысуллары турында сөйләделәр һәм аферистлар кулына эләкмәү турында Мөһим киңәшләр бирделәр. Әңгәмә вакытында дистанцион мошенниклыкларга аерым игътибар бирелә, шикле телефон шалтыратуларына ышанмаска һәм мондый очраклар турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә чакыралар.  Очрашу барышында банк хезмәткәрләре гражданнарның акчаларын югалтулары турында конкрет мисаллар китерделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучыларга банк карталарыннан зыян күрүчеләрнең контактсыз түләү функциясе ярдәмендә сатып алулары турында хәбәр иттеләр. Түләү картасын югалткан очракта, хезмәт күрсәтүче банкның «кайнар линия» номерына шалтыратып, акчаны югалтмас өчен картаны ябып куярга кирәклеген искәрттеләр. Банк карталарыннан акча урлау өчен, китерелгән зыянның суммасына карамастан, җинаять җаваплылыгы каралган. Мошенниклар социаль челтәрләрдә кулланучыларның шәхси битләрен ватып, аккаунт хуҗалары исеменнән туганнарына һәм дусларына акчаны дәвалануга, хезмәт хакына, юлга теләсә нәрсәгә күчерүне сорап хәбәр язу очраклары да игътибарсыз калмады. Банк хезмәткәрләре мондый хәбәрләр килгәч, якыннарыннан ярдәмгә мохтаҗмы-юкмы икәнен ачыкларга кирәклеге турында киңәш биргәннәр.   Очрашу ахырында кунаклар актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр, үзләрен һәм якыннарын мошенникларның гамәлләреннән ничек яклау турында буклетлар тараттылар һәм барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International