Бүген традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.

2023 елның 9 сентябре, шимбә
Безнең район үз авыл хуҗалыгы продукциясен республикабызның Дәрвишләр бистәсендәге чатыр мәйданчыгында тәкъдим итә. Район вәкилләре китергән продукциянең ассортименты шактый зур-сыер ите, кош ите, сөт, ашлык, бәрәңге, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Продукция безнең Аксубай җирендә үстерелгән, экологик яктан чиста һәм ихтыяҗ зур. Куркынычсыз һәм сыйфатлы терлекчелек продукциясе сатуга җентекле ветеринария-санитар экспертизадан соң гына килә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International