10 сентябрьдә Аксубай районында өстәмә сайлаулар уңышлы узды.

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе
Бердәм тавыш бирү көне дүрт сайлау участогында – Яңа Узи, Алексеевка, Савруш һәм Иске Кыязлыда узды.   Яңа Үзи авылында яшәүче унтугыз яшьлек Инсаф Магизов беренче тапкыр сайлады   һәм участок сайлау комиссиясеннән истәлекле бүләк алды. Исегезгә төшерәбез, тавыш бирүдә паспорт булганда 18 яшьтән өлкәнрәк булган Россия Федерациясенең барлык гражданнары да катнаша ала.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International