2023 елның 1 сентябреннән районда психологик-педагогик юнәлештәге тагын өч профильле класс ачылды: Аксубайның 1 һәм 2 нче мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфлар, Иске Ибрай урта мәктәбендә 7 нче сыйныфлар.
Традиция буенча чара РФ һәм ТР гимннарыннан башланды. НДПУ исеменнән сәламләү сүзе белән онлайн тоташтыру аша ППК проекты җитәкчесе доцент Л.В. Рәхмәтуллина һәм педагогика кафедрасы мөдире М.М.Гумерова чыгыш ясады.Үз чыгышында НДПУ проект кураторлары мәктәп укучыларының педагогик һөнәр сайлаулары кыйммәтлеген билгеләп үттеләр, укучыларга психологик-педагогик юнәлештәге программаларны үзләштерүдә кызыклы ачышлар һәм иҗади үз-үзләрен тормышка ашыруны теләделәр һәм хезмәттәшлек кысаларында уртак чараларда укучыларның актив катнашуына өмет белдерделәр. Шулай ук үз тормышларын шушы һөнәр белән бәйләргә тәвәккәл булган укучыларның Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына яки көллиятенә кергәндә өстенлекләре булачагын искәрттеләр
Тантаналы чарада психологик-педагогик сыйныф укучылары сайлаган һөнәрләренә тугрылык анты сүзләрен әйттеләр. Анттан соң сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп җитәкчеләре һәр укучыга психологик-педагогик сыйныфның аерым билгеләрен тапшырдылар. Укучылар психологик-педагогик сыйныф девизын горурлык белән сөйләделәр.
Чара Аксубайның В.Г.Тимирясов исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән якты музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның игътибарын Аксубайның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән «сабый авызлары белән» видеоролигы җәлеп итте. Анда мөһим сораулар күтәрелде, мәсәлән, «Ни өчен хатын-кыз укытучылар ир-ат укытучыларга караганда күбрәк?, Син укытучы булырга теләр идеңме?, 100 елдан соң нинди укытучылар булачак?"Сез укытучыларның иң еш очрый торган сүзләрен хәтерлисезме?, Укытучы нәрсә турында хыяллана ала?».һ.б.
Мәгариф бүлегенең өлкән методисты, ПППК проектын гамәлгә ашыруның муниципаль кураторы Н.Н.Мулеева укучылар һәм аларның педагоглары белән уңыш ситуациясен булдыруга, чарада катнашучыларда уңай фикерләү, үз көчләренә ышаныч формалаштыруга һәм укытуга мотивацияне арттыруга, иҗади потенциалны активлаштыруга интерактив мастер-класс үткәрде. Чарада катнашучылар кураторлардан һәм остазлардан бик күп игелекле һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре алдылар. Психологик-педагогик сыйныф укучылары киләчәктә педагоглар сафларын тулыландырачакларына чын күңелдән ышаначакбыз.
Белешмә. Психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфларның уку планына Педагогика һәм Психология курслары кертелгән.
Бу сыйныфларда укучылар педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйча, шәхси үсеш стратегиясен дә төзиячәкләр, шулай ук проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, мастер-классларга йөриячәкләр һәм педагоглар белән тигез диалог форматында фикер алышачаклар.
"Психологик-педагогик сыйныфлар – җир йөзендәге иң мөһим һөнәрләрнең берсенә-укытучы һөнәренә кагылу мөмкинлеге. Бу шәхес үсеше, яңа нәрсәне белү генә түгел, ә катлаулы, кызыклы һәм затлы укытучы хезмәтенең нәрсәдә торганын аңлау да. Алда әйтелгән сыйныф укучылары өчен өч-дүрт ел озатучы искиткеч остаз укытучылары белән эшләү өчен уникаль мөмкинлек булачак.
Аларга үзләрен балалар практикада лагерьларында вожатыйлар, чаралар һәм уеннар оештыручылар ролендә сынап карарга туры киләчәк. Укучыларны уку вакытында дәресләрнең стандарт булмаган формалары көтә: тренинглар, дебатлар, белем бирү квестлары, иҗади биремнәр һәм проектлар, мастер-класслар, экспериментлар.