Бүген район вәкилләре авыл хуҗалыгы ярминкәсендә чираттагы тапкыр катнаштылар

2023 елның 21 октябре, шимбә
Бүген, 2023 елның 21 октябрендә, Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнаштылар.   Шәһәр сатып алучыларына аксубайлылар ит һәм сөт продукциясен, ашлык, бал, йомырка һәм яшелчәләрне арзан бәядән тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, авыл халкы тозлы ризыклар, вареньелар, маринадланган гөмбәләр белән дә сәүдә итте.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International