Идел буе җирле халыкларының туган телләрендә диктант

2023 елның 24 октябре, сишәмбе
2023 елның 27 октябрендә Татарстанда Идел буе җирле халыкларының туган телләрендә диктант региональ акциясе узачак. Диктант-Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләренә кызыксыну уяту өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ирекле бушлай белем бирү акциясе.

Акция туган телдә (чуаш, мари, удмурт, мокшан һәм эрзә телләрендә һ.б.) грамоталы язуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта теләгән һәркем катнаша ала, яшьләренә, милләтләренә, социаль статусына һәм туган телләрне белү дәрәҗәсенә карамастан.

Аксубай муниципаль районында Акция этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә узачак, анда катнашучылар диктантны туган (чуаш) телендә язачак.

Диктант язу өчен мәйданчыклар билгеләнгән, алар: Емелькино урта мәктәбе, Савгачевская урта мәктәбе, Иске Ильдеряк урта мәктәбе,Иске Тимошкино урта мәктәбе, Сөнчәле урта мәктәбе, Иске Үзи урта мәктәбе, Яңа Тимошкино төп мәктәбе, Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбе, Чув Енорусскино төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яңа Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе, Урмандеево башлангыч  белем бирү мәктәбе. Үткәрүнең төп мәйданчыгы булып Иске Ильдерәк урта мәктәбе тора. Диктантның кайчан үткәрелүе турында тулырак мәгълүмат белән мәктәпнең рәсми сайтларында һәм вконтактедагы социаль битләрендә танышырга мөмкин булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International