Күп функцияле үзәккә алдан язылу учреждениенең яңа рәсми сайтында башкарыла

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында КФҮнең теләсә кайсы офисына алдан ук учреждениенең рәсми сайтында https://mfc.tatarstan.ru.  язылырга мөмкин.Сервистан файдалану өчен ЕСИА хисап язмасы ярдәмендә авторизацияләнергә кирәк.

"Элек алдан язылу ТР Дәүләт хезмәтләре порталында булган иде, хәзер, учреждениенең яңа сайты файдалануга тапшырылуга бәйле рәвештә, сайттагы махсус сервистан файдаланып һәм 8(843) 222-06-20 номерлы колл-үзәккә шалтыратып кабул итүгә язылырга мөмкин», - дип аңлатты ТРда КФҮ ДБУ директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин.

Ул яңа веб-ресурсның башка мөмкинлекләре дә барлыгын әйтте. Хәзер сайтка керүче һәркем МФЦның теге яки бу офисында эшләүче тәрәзәләрнең санын күзәтә ала, чиратта ничә кеше һәм нинди вакыт аралыгы иң ирекле, димәк, керү өчен уңайлырак. Мәгълүмат онлайн режимда формалаша. Шулай ук монда хезмәт күрсәтү статусын карарга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International