«Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе нәтиҗәләре

2023 елның 27 октябре, җомга
Мәктәп китапханәләре фондын уку, фәнни-популяр, нәфис, белешмә әдәбият белән тулыландыру, шулай ук китапка сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, балаларны укуга җәлеп итү, гуманизм һәм хәйриячелек хисләрен тәрбияләү максатларында Аксубай районының гомуми белем бирү оешмаларында 12 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Китапка икенче тормыш бүләк ит»хәйрия акциясенең муниципаль этабы узды.

Анда мәктәп укучылары, ата-аналар һәм районның барлык теләүче халкы, шул исәптән оешмалар да катнашты. Акциядә катнашучылар мәктәпләргә бүләкккә уку һәм  әдәби китаплар бүләк иттеләр. Чара барышында мәктәп китапханәләре фондлары 11 дәреслек һәм 393 нәфис әдәбият белән тулыланды. Номинантларны билгеләү укырга кергән әдәбият һәм укучылар санының процент нисбәтендә үткәрелә.

"Иң яхшы китап бүләк итүче мәктәп" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар булып:

1 урын: Яңа Кармәт башлангыч мәктәбе 20 китап;

2 урын: Г.Г.Романов исеммендәге Кәкре Күл урта мәктәбе  106 китап (китапханәче Малецкова Елена Николаевна);

1. урын: Рус Кармәте башлангыч мәктәбе-5 китап.

«Иң яхшыкитап бүләк итүче сыйныф» номинациясендә В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныфы - 54 китап танылды.

«Ата-аналар, шәхси затлар һәм оешмалар арасында иң яхшы бүләк итүче» номинациясендә Г.Г.Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенә 44 китап бүләк итүче Евграфов Александр Петрович җиңүче булды.

Җиңүчеләр һәм призерлар МКУ «Мәгариф бүлеге»  грамоталары белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр ия булучылар  акциянең республика этабында катнашу өчен Казанга җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International