«Казанышлар.рф» проектын гамәлгә ашыру турында

2023 елның 27 октябре, җомга
2023 нче елның 4 нче ноябреннән алып 2024 нче елның12 нче апреленә кадәр  Мәскәүдә ВДНХда узачак «Россия» Халыкара күргәзмә - форумы кысаларында «Казанышлар.рф» проекты гамәлгә ашырыла. Проектның максаты Россиянең һәм аның төбәкләренең икътисадның төрле тармакларындагы мөһим казанышларын күрсәтү һәм популярлаштыру, ил тарихына игътибар җәлеп итү, аның фәнни, технологик һәм мәдәни потенциалы белән танышу. «Достижения.рф» сайтында Россия Федерациясе субъектларына, һәр төбәк халкы фикеренчә, иң мөһим проектлар, казанышлар, объектлар, ачышлар яки фәнни эшләнмәләр өчен интерактив тавыш бирү оештырылган. Татарстан Республикасы 15 проекттан (казанышлардан) тора. Тавыш бирергә мөмкин: казанышлар.рф/achievements/region
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International