Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне

2023 елның 28 октябре, шимбә
Традиция буенча район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үткәрелә.

25 октябрьдә "мәдәният бүлеге" хезмәткәрләре концерт программасы әзерләде.

 Аяз,тыныч  күк  йөзен ,ил гражданнарының тынычлыгын Россия армиясе сугышчылары яклавын без яхшы беләбез. Алар- солдатлар, очучылар, танкистлар, матрослар, чик сакчылары.Алар өчен  "Ант" сүзе буш сүз түгел.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга ТР Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов,запастагы Подполковник Рамил Сөләйманов, Аксубай православие гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Александр Качаев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы урынбасары Равил хәзрәт Гамалетдинов, ветераннарның район иҗтимагый оешмасында катнашучы Россия хәрби хәрәкәтләре һәм Кораллы Көчләре ветераннары Берлеге исеменнән  өлкән ветеран чик сакчысы Алексей Бобов үгет-нәсихәтләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International