Бүген Совет утырышлар залында район Советының егерме дүртенче утырышы узды.

2023 елның 10 ноябре, җомга
Бүген Совет утырышлар залында район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә район Советының егерме дүртенче утырышы узды. Шулай ук район прокуратурасы вәкиле, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:   1.2024 елга һәм 2025-2026 елларга план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында. 2.«2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы бюджеты турында»2022 елның 15 декабрендәге 143 номерлы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 3.«Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Уставы турында»2019 елның 17 октябрендәге 216 номерлы Аксубай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында. 4.ТР Аксубай муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында. 5.«Аксубай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе турында»26.03.2019 № 187 Аксубай муниципаль районы Советының карарына үзгәрешләр кертү хакында. 6.«Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслау турында " 23.09.2021 №72 Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советы карары белән расланган Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль торак контроле турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында (10.12.2021 ел, №92, 16.02.2022 ел, №102 карарлар редакциясендә). 7.«Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмә турында»24.08.2018 № 158 Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Советының яңа редакциядәге карарына үзгәрешләр кертү хакында. 8.Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Иҗтимагый советының нигезләмәсе турында. Утырышта катнашучылар күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International