Район башлыгы Камил Гилманов Карасу авылыннан Галимҗановлар гаиләсен бергә яшәүләренең 66 еллыгы белән котлады.
66 ел үзара хөрмәт һәм татулыкта Зөлкарнәй Галимҗан улы һәм Сәгыйдә Сибат кызы Карасуда - туган авылларында яшиләр. Күп кенә авылдашлар кебек яхшырак тормыш эзләп, туган якларын ташлап китиәгәннәр...
- Без кайда тудык, шунда кирәк булдык һәм бу безнең бәхетебез - ди Зөлкарнәй Галимҗанов. Ирле-хатынлы данлыклы "МЮД" совхозы бригадасында эшлиләр, хезмәткә намуслы мөнәсәбәт үрнәге булып торалар. Дүрт бала җаваплы һәм хөрмәтле кешеләр булып үсте. Алар барысы да бүген тормышның төрле өлкәләрендә җитәкче вазифаларда эшлиләр.
Район башлыгы Рәхмәт хаты, бүләк тапшырды һәм озын гомер теләде.