Игътибар, банк хезмәтләренең куркынычсызлыгы турында сораштыру!

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Россия Банкы гражданнардан һәм бизнес вәкилләреннән финанс хезмәтләре иминлеге турында аноним сораштыру үткәрә.

Банкның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, сораштыру физик затларга да, юридик затларга да исәпләнгән.Катнашучыларга банк хезмәтләренең куркынычсызлыгы белән никадәр канәгать булулары, нинди алдаулар белән очрашканнары һәм финанс өлкәсендә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә.

Сораштыру нәтиҗәләре кибер куркынычсызлык чараларын эшләү өчен, шулай ук халыкның финанс грамоталылыгын арттыру өчен кулланылачак. Сораштыруда катнашу өчен 30 ноябрьгә кадәр сылтама буенча күчү кирәк: http://www.cbr.ru/information_security/anketa/

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International