«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Аксубай районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды.

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе
Көн тәртибенә «социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасы аша балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектларыннан килгән гаиләдәге иминсезлек турында сигнал картасын карау кертелде. Шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш нәтиҗәләре каралды, шәхси реабилитация программаларына үзгәрешләр кертелде. Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International