Үзенең гасырлык юбилеен районда бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашучы Елисей Тимирясов билгеләп үтте.

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Камил Гыйльманов юбилярны  шундый истәлекле дата белән котлады һәм Кремльдән Россия Президенты Владимир Путиннан, Рәис Рөстәм Миңнехановтан йөз еллыгы белән котлау телеграммалары укыды.  Шулай ук Камил Гыйльманов Елисей Тимирясовка Татарстан Республикасы хакына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткәне өчен “ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы” медален тапшырды.   Район җитәкчесе ТР Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов тарафыннан имзаланган Хөкүмәт телеграммасын укыды, анда сәламәтлек, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләве һәм теләкләре яңгырады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International