17 ноября отмечается 100 лет со Дня образования службы участковых уполномоченных полиции в системе МВД России.

2023 елның 17 ноябре, җомга
17 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгы системасында полиция участок вәкаләтлеләре хезмәте оешуга 100 ел тулу билгеләп үтелә. Участок вакәләтле вәкилләре хезмәте Эчке эшләр органнары системасында иң борынгы һәм мөһим хезмәтләрнең берсе. 2023 елның 17 ноябрендә хезмәт оешуга 100 ел тула. Менә инде йөз ел участок хезмәткәрләре халыкка көнкүреш проблемаларында ярдәм итәләр, чөнки нәкъ менә алар полиция һәм гражданнар арасында төп звено булып торалар. Алар тәүлек әйләнәсе халыкка иминлек тәэмин итә һәм беренчеләрдән булып кешеләргә ярдәмгә киләләр. Район башлыгы Камил Гилманов участок полиция хезмәткәрләре хезмәтенең шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International