Финанс хезмәтләренең булуы турында социологик сораштыру үткәрү турында.

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты агымдагы елның 20-30 ноябрь көннәрендә «Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең уңайлылыгы һәм сыйфаты» дигән социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә. Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштырулар»бүлегендә онлайн анкета сораштыру үткәрү аша башкарыла. Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/dostupnost-i-kachestvo-okazaniya-finansovih-uslug-6382929.htm Сораштыруда катнашырга төрле эшчәнлек өлкәләреннән (эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, пенсионерлар, эшсезләр, студентлар, укучылар һ.б.) 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнарны чакырабыз. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаменты контактлы кешесе: социологик сораштырулар секторы мөдире Сахарова Луиза Рифкать кызы, тел. (843) 264-72-42.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International