Социаль ярдәмнең билгеләнгән чаралары турында мәгълүмат бирү турында.

2023 елның 24 ноябре, җомга
Хөрмәтле гражданнар, әгәр сез социаль ярдәм чаралары ( пособиеләр, субсидияләр, айлык акчалата түләүләр һ.б.) алучылар булсагыз, сездән Аксубай муниципаль районы РЦМПның 4 нче бүлегенә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү өчен телефоныгызны һәм электрон почтагызны хәбәр итүегезне сорыйбыз. (Мөһим!!! Хәбәрләр алуның иң эффектив ысулы-электрон почта аша электрон хәбәр җибәрү. Бу очракта хәбәр гарантияләнәчәк гариза бирүчегә (дөрес күрсәтелгән электрон почта адресы булганда)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International