Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында коррупциягә каршы законнар буенча әңгәмә уздырылды.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Аксубай районында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре белән коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина очраштылар. Киңәшмәдә катнашучыларга коррупциягә каршы тору турындагы законнарны искә төшерделәр, чикләүләр һәм тыюлар, бүләкләр алуны һәм бүләк итүне тыю, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләрне үтәү, шулай ук коррупцион хокук бозуларга тартылган очракта хәбәр итү турында сөйләштеләр, район буенча ачыкланган коррупцион юнәлештәге җинаять эшләре турында мәгълүмат җиткерделәр. Истәлекнамәләр әзерләнде һәм чарада катнашучыларга таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International