Аксубай муниципаль районы ФАП фельдшерлары киңәшмәсе.

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе
«Аксубай РҮХ» ДАССОның актлар залында ФАП фельдшерларының чираттагы айлык киңәшмәсе узды. Чарада баш табиб Марсель Ирек улы Ислямов һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Юлия Андреевна Егорова катнашты. Киңәшмә барышында 10 айлык эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, алдагы чорга эш планы төзеделәр, еллык хисапларны тапшыру даталарын билгеләделәр. «Аксубай РҮХ» ДАССОның Рәхмәт хаты белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм лаеклы ялга чыгу уңаеннан Яңа Тимошкино авылы ФАП мөдире Анорьева Светлана Алексеевна бүләкләнде. Ул 32 ел фельдшер булып эшли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International