"Туфан укулары"VIII зона конкурсы.

2023 елның 8 декабре, җомга
7 декабрьдә район мәдәният йортында Татарстанда татар шагыйре Хәсән Туфанның иҗади мирасын пропагандалау һәм популярлаштыру максатыннан "Туфан укулары" VIII зона конкурсы узды. Конкурста 150дән артык кеше катнашты. Жюри рәисе итеп Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал улы Корбанов билгеләнде. Конкурс биш номинация буенча уздырыла: -Хәсән Туфан шигырьләрен сәнгатьле уку; -сәнгать иҗаты -декоратив-кулланма сәнгать -Хәсән Туфан иҗаты буенча авторлык әсәрләре; -Хәсән Туфан шигырьләре буенча җыр башкару.  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International