Безнең укучыбыз-республика конкурсында җиңүче.

2023 елның 8 декабре, җомга
«Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең» 5 сыйныф укучысы Хөснетдинов Данирны (Укытучы-остаз Хөснетдинова Дина Якуповна), «Коррупциясез иләчәк төзибез»республика конкурсында җиңүчене котлыйбыз! Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Тантанада катнашучыларга җиңүчеләрнең дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Белешмә өчен. Ел саен гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укучылары өчен коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурслары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары түбәндәге конкурсларда катнашалар: Бел һәм рөхсәт итмә!- гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында иҗади эшләр (плакатлар һәм видеороликлар) республика конкурсы; » Коррупциясез киләчәк төзибез " - 5-11 сыйныф укучылары арасында иншалар конкурсы; «Коррупцияга- юк " дип әйтик!"гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында туган телдә республика эссе конкурсы; "Намус-дус, коррупция-дошман" - һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында иҗади эшләр (плакатлар һәм видеороликлар) республика конкурсы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International