Хөрмәтле якташлар! Сезне Ватан Геройлары көне белән котлыйм!

2023 елның 9 декабре, шимбә
Бу көнне без чын геройлар кылган батырлыкларга хөрмәт күрсәтәбез. Һәр заманда безнең җир үз Ватанының чын патриотларын тудырды, алар өчен ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге тормышта төп ориентирлар булып тора. Бүген без Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм соңгы дистә еллардагы хәрби конфликтлар барышында  батырлык күрсәткән ватандашларыбызны хөрмәтлибез.⁣ Хәзер тарих яңа геройлар ясый, алар солдатлар һәм офицерлар, алар өчен патриотизм сүз генә түгел. Алар Украинада хәрби бурычларын үтиләр, үз тормышларын һәм сәламәтлекләрен кызганмыйча, илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар. Аксубай районы үз якташлары – геройлары белән горурлана. Алар безнең өчен батырлык һәм ватанга чын күңелдән хезмәт итү үрнәге. Геройларга, аларның туганнарына һәм якыннарына түбән баш иеп, чиксез рәхмәт һәм хөрмәт! Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International