Аксубай районында өстәмә сайлаулар уза.

2023 елның 10 декабре, якшәмбе
Аксубай районында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар ике бер мандатлы округта -Емелькино һәм Иске Татар Адам авыл җирлекләрендә уза, аларда 150 сайлаучы катнашачак. Бүген җирле хакимият органнары депутатларын сайлыйлар. Беренче авылда депутат мандаты өчен дүрт кандидат, икенче авылда өч кандидат көрәшә. Тавыш бирү вакыты 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International