Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды.

2023 елның 12 декабре, сишәмбе
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды. Барлыгы 12,7 тонна орлык җыелган, шулардан нарат 467 кг, чыршы 231 кг, каракуш 15 кг, каен 454 кг, юкә 176 кг,  корычагач 1,4 тонна, имән 10 тонна. Мондый эшләр Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башланган «Экология» милли проектының «урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелде. "Быел орлык әзерләү планы 1,3 тоннага арттырып үтәлде, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Орлык материалын җыю урман участокларында һәм урман орлыкчылык объектларында алып барылды. Урманнарны торгызуның нәтиҗәлелеге турыдан-туры урман орлыгы чималының сыйфатына бәйле, шуңа күрә Татарстан Республикасында моңа аерым игътибар бирелә. Барлык орлыклар да Татарстан урманнарын саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар алынды».
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International