Бүген, 21 февральдә, Россиядә фельдшер көне билгеләп үтелә!

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе
  Фельдшер медицина белгечлекләре каталогында махсус һөнәр. Бу белгечләр медицина учреждениеләре эшендә зур урын алып торалар: "ашыгыч ярдәм" кареталары экипажларында, авыл җирлегендәге стационар фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАПларда), поликлиникалар каршындагы ашыгыч табибка кадәр ярдәм кабинетларында, аэропортларда, вокзалларда, төрле учреждениеләрнең сәламәтлек пунктларында эшлиләр. Фельдшер һөнәре үз эченә төрле белгечлекләрне ала: фельдшер-акушер, балалар фельдшеры, фельдшер-лаборант, хәрби фельдшер, ветеринария һ. б. Бу һөнәр кыр шартларында табиблар эшеннән барлыкка килгән; башта фельдшер — кыр хирургы, кыр табибы, хәрби табиб. Һәм бүген сүзнең мәгънәсе бераз башка булса да, иң мөһиме үзгәрешсез калды: фельдшер төрле шартларда эшли белергә, тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә, сыйфатлы рәвештә беренче медицина ярдәме күрсәтергә тиеш. Аксубай РҮХ штатында 40 фельдшер эшли. Алар "ашыгыч ярдәм" чакыруларына чыгалар, муниципалитетның ерак авылларында  халыкның сәламәтлеген саклыйлар, поликлиникада кабул итү алып баралар, массакүләм чараларда дежур торалар. Һөнәри бәйрәмдә барлык фельдшерларга үз максатларына ирешү өчен көч, сабырлык, осталык һәм зирәклек телибез. Тормышыгызда һәрвакыт кояшлы һава торышы булсын, туганнарыгызның елмаюлары һәм пациентларның рәхмәт сүзләре сезне сөендерсен. Шулай ук, башкаларның сәламәтлеге турында да кайгыртырга мөмкин булсын өчен, ныклы сәламәтлек! Бәйрәм белән!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International