Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган гражданнарны комплекслы кабул итү.

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе
  19.03.2024 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Алсу Абдрахман кызы Тарханова, Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская катнашында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган гражданнарны комплекслы кабул итү булды, район прокуроры Эдуард Рөстәм улы Хиразев һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты.Кабул итүгә язылучы гражданнар 19 кеше иде,барысы да үз сорауларына аңлатмалар һәм җаваплар алды.Алимент түләүләрен үтәү,медицина персоналына социаль ярдәм чараларын арттыру,юл төзү,тәрбиягә бала алган ата-аналарга кагылышлы мәсьәләләр,пенсия алды яшендәге затларга гарантия бирү өлешендә гражданлык хезмәте турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турында сораулар яңгырады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International