Аксубай районы татар конгрессы активы белән түгәрәк өстәл.

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе
  16 апрельдә Хәсән Туфанның йорт-музеенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрипов Ирек Илдус улы, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай һәм М. Җәлил премиясе лауреаты, якташыбыз Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова булды.  Аксубай муниципаль районы татарлары конгрессы активы белән түгәрәк өстәл узды, анда 2024 елга эш планы һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Чара "Танылган шәхесләр елына" багышлана. Шулай ук Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә дә узды. Ахырда Хәсән Туфан йорт-музей методисты Низамова Т.И. күзәтү экскурсиясе үткәрде һәм бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International