Татарстан Республикасы опека һәм попечительлек органнары белгечләренең республика киңәшмәсе.

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе
2024 елның 13 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы опека һәм попечительлек органнары белгечләренең республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызының сәламләү сүзе белән башланып китте. Киңәшмәнең актуаль мәсьәләләр буенча эш өлешен ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Бычкова Анжелика Хәким кызы дәвам итте. Киңәшмәдә шулай ук «Республика уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге» ДБУ белгечләре һәм «Казан шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге»ДБУ белгечләре чыгыш ясады. Эшлекле киңәшмә ахырында ТР опека һәм попечительлек органнары белгечләренә «Россия – минем тарихым» (мультимедиа тарихи парк) экскурсиясе уздырдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International