Тәмле һәм кызыклы.

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе
  Бу "Нежность"үзәге инклюзивной кухнясына   чын кулинар экспедициясе булды!  Без чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Роза Чинтаева белән бергә Чуваш кухнясы дөньясына юл тоттык һәм традицион ризыгы - күмәч рецептын үзләштердек. Балалар зур энтузиазм белән камыр бастылар, күмәч ясадылар һәм түземсезлек белән   аларны сынап карарга  әзер булганын көттеләр. Ә икмәк пешергән арада без чуваш мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдек. Роза Николаевна - оста сөйләүче, чуаш гаиләсенең борынгы гореф-гадәтләре, теге яки бу очракка нинди ризыклар әзерләнүе турында сөйләде, тәмле күмәч серләре белән уртаклашты. Бу мавыктыргыч дәрестә катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International