«Минем субсидияләр» системасына гаризалар кабул итүне озайту турында.

2024 елның 18 октябре, җомга
  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Минем субсидияләр» системасында техник эшләр башкарылу сәбәпле, гаризалар кабул итү 2024 елның 25 октябренә кадәр озайтылды. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан заявкалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга. Документлар «Минем субсидияләр» системасы аша, аның эшен яңадан башлап җибәргәннән соң, электрон рәвештә кабул ителәчәк. Мәгълүматны төгәлләштерү өчен контактлар: 8 (843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881).
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International