9-11 сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлешле очрашу.

2024 елның 18 октябре, җомга
  Аксубай бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәпләре базасында 9-11 сыйныф укучыларының «Россия кооперация университеты» (алга таба – Казан кооператив институты) Россия Федерациясе Үзәксоюзының автоном коммерцияле булмаган югары белем бирү оешмасының Казан кооператив институты (филиалы) вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы узды. Казан кооператив институтының урта һөнәри белем бирү факультеты деканы Зубкова Юлия Олеговна факультетлар, белгечлекләр, югары уку йортына кабул итү шартлары, студентларның иҗтимагый тормышы, шулай ук авыл территорияләрендә үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Чыгыш презентация һәм видеоролик, буклетлар тарату белән үрелеп барды. Юлия Олеговна чарада катнашучыларның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирде, индивидуаль консультацияләр уздырды. Казан кооператив институтына керү буенча өстәмә мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин https://kazan.ruc.su/.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International