Аксубайның 3 нче урта мәктәбе укучылары белән "Гаилә белеме" дәресе.

2024 елның 18 октябре, җомга
  Аксубай районы ЗАГС бүлеге район мәгариф бүлеге белән берлектә Аксубай районы мәктәпләрендә даими рәвештә «Гаилә белеме " дәресләре үткәрә. 17 сентябрь көнне Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары белән күчмә дәрес булып узды. ЗАГС бүлеге начальнигы Светлана Крайнова тыңлаучыларны Россия Федерациясендә гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы һәм үсеше белән таныштырды, традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаиләнең уңай образын булдыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Укучылар узган елларның туй альбомнары белән кызыксынып таныштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International