РФ ТК 112 маддәсе, «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 декабрендәге 1448-ХІІ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре булганга күрә, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - КФҮ ДБУ) КФҮ ДБУ бүлекләренең/филиалларының бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә эш графигын бирә:
02.11.2024ел
- шимбә ял көне булган территориаль бүлекләр өчен 08.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эш көне;
- шимбә эш көне булган территориаль бүлекләр өчен гадәти режимда эш көне
03.11.2024ел- ял көне
04.11.2024ел-эшләми торган бәйрәм көне
05.11.2024ел-1 сәгатькә кыскартылган бәйрәм алды эш көне
06.11.2024- эшләми торган бәйрәм көне
07.11.2024 08.11.2024 ел-эш көне, гадәти режимда.