Спорт мәктәбе укучысы Тимур Ласточкин билбау көрәше буенча республика турнирының өченче призеры булды.

2024 елның 22 октябре, сишәмбе
  Ярышлар Әлки районының Базарлы Матак авылында узды һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланды. Турнирда унике районның иң яхшы көрәшчеләре – йөздән артык спортчы катнашты. Безнең районнан тренер Аркадий Детков тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Сөнчәле урта мәктәбе укучысы Тимур Ласточкин аеруча зур уңышка иреште. Ул 71 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр ярышында икенче урынны алды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International