Мәктәпләр фасадларында Украинадагы махсус хәрби операциядә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш укучылары турында истәлекләр мәңгеләштерелде.

2024 елның 22 октябре, сишәмбе
  Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мемориаль такталарны Яңа Тимошкино һәм Иске Тимошкино урта мәктәпләре фасадларында ачтылар. Яңа Тимошкино авылында яшәүче Ксенофонтов Андрей Александрович, 01.06.1984 елгы, 2022 елның октябрендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. 2023 елның октябрендә Луганск һәм Донецк Халык республикалары территорияләрендә махсус хәрби операция барышында хәрби биремне үтәгәндә авыр яралана, алган җәрәхәтләрдән Казан шәһәренең хәрби госпиталендә вафат була. Беловка авылында туган Кожеманов Владислав Аркадиевич, 19.05.1980 елгы, Россиянең Сириядәге хәрби операциясендә һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашкан. 2023 елның 12 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.⁣ Борзов Алексей Аркадьевич, 06.02.1983 елгы, Беловка авылында яшәүче, 2022 елның 29 сентябрендә Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган. 2024 елның 24 июнендә позициядә булганда, ут астына эләгеп һәлак була. Якташларының батырлыгы алдында баш ияргә укытучылар һәм укучылар, геройларның туганнары, хакимият вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр килде. Алар һәлак булган МХОда катнашучыларның туганнарының кайгысын уртаклаштылар, аларның батырлыкларын билгеләп үттеләр. Матәм чарасында катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг ахырында мемориаль такталарга тере чәчәкләр салдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International