«Үсеш ноктасы»базасында шашка турниры.

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе
  Аксубай районының Савгачево урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Точка Роста» белем бирү үзәге базасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган шашка турниры узды. Анда 5-6 сыйныфлардан 26 укучы катнашты. Күпләр өчен бу беренче ярышлар була. Нәтиҗәләр кызлар һәм малайлар арасында ясалды. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Турнирның максаты - гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында шашка культурасын популярлаштыру, яшь уенчыларның осталыгын арттыру, иң көчле шашкачыларны ачыклау.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International